ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Саба территориаль бүлеге инспекторлары Әтнә районындагы бер мәктәптә ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында балык һәм ит продукциясенә ветеринария белешмәсе булмавы ачыкланды. Гаепле затка карата административ җаваплылык турында протокол төзелде.

Казан – Ульяновск юлында Апас территориаль бүлеге инпсекторлары ике баш мөгезле эре терлек ташыганда ветеринария кагыйдәләре бозылу очрагын ачыклаган: малларга ветеринария белешмәсе булмаган. Әлеге факт ветеринария кагыйдәләрен тупас бозу дип санала. Гаепле кеше административ җаваплылыкка тартылган.

 

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Яшел Үзән районындагы сөт эшкәртү комбинатында ветеринария кагыйдәләре үтәлеше буенча кабат тикшерү үткәрделәр. Тикшерү барышында алдан табылган кимчелекләрнең үз вакытында бетерелмәгәнлеге ачыкланган.


18
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Баулы районындагы мәктәптә ветеринария өлкәсендә алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерде. Кагыйдә бозулар ачыкланмаган, алдан табылган кимчелекләр бетерелгән.

 

Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Баулы районындагы балалар бакчасында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. Кагыйдә бозулар ачыкланмаган, алдан табылган кимчелекләр бетерелгән.

Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Баулы районындагы мәктәптә ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. Кагыйдә бозулар ачыкланмаган, алдан табылган кимчелекләр бетерелгән.

Бүген Тукай районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ленар Хәйбуллин Корбан бәйрәменә кайтарыла торган маллар сораулары турында киңәшмә җыйды. Киңәшмә эшендә Яр Чаллы шәһәре ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары, Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторы, дини оешмалардан вәкилләр катнашты.

Шундый ук очрашулар Мөслим һәм Кама Тамагы районнарында да узды.

 

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Балык Бистәсе янындагы постта ветеринария кагыйдәләре үтәлмәвен ачыклаган: Башкортстаннан килүче машинада 9 баш мөгезле эре терлеккә ветеринария белешмәсе булмаган. Гаеплегә карта административ җаваплылык каралган.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай шәһәрендәге “Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатында” планнан тыш тикшерү үткәрделәр. Алдан табылган кимчелекләр бетерелгән.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Әлки районындагы мәктәптә ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. Алдан табылган кимчелекләр бетерелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International