Болгар радиосында Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе белән әңгәмә

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов бүген Болгар радиосы Яңалыклар хезмәте директоры Айнур Әхмәтовны кабул итте. Айнур Әхмәтов хәзер “Авыл сулышы” тапшыруын әзерли. Әлеге тапшыру кысаларында Алмаз Хисаметдинов ветеринарлар алдына куелган бурычлар һәм Татарстанда биологик куркынычсызлык тәэмин итү турында сөйләячәк. Шимбә, 21 нче апрель көнне 8.20 минутта Болгар радиосында “Авыл сулышы” тапшыруын тыңларга онытмагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International