17 нче апрель көнне Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Яр Чаллыдан Алабуга шәһәренә балык ташыганда ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагына юлыккан: продукциягә ветеринар белешмә алынмаган. Бу факт буенча гаепле затлар административ җаваплылыкка тартыла.