Апас территориаль бүлеге инспекторлары Тәтеш районындагы бер балалар бакчасында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшергән. Тикшерү барышында терлекчелек продукциясенә ветеринария белешмәсе булмавы ачыкланган. Гаепле затка карата административ җаваплылык турында протокол төзелгән.