Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә “Ветеринария Үзәге” тарафыннан уздырыла торган квалификация күтәрү курслары тәмамланды. Укуларның ябылышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов һәм “Ветеринария Үзәге” ФДБУ директоры Юрий Барсуков катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге дәүләт ветеринария инспекторлары тарафыннан Чаллы шәһәрендә хайван продукциясе белән санкцияләнмәгән сәүдә итүне ачыклау буенча ведомствоара рейд үткәрелде.
2019 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары ТР Кама Тамагы районының Тәмте авылы территориясендә 23 кг күләмендә күркә итен санкциясез сату фактын ачыклады.
2019 елның 3 декабрендә #ЩедрыйВторник Бөтендөнья инициативасы кысаларында «Яр Чаллы шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУдә хәйрия акциясе узды. Көн дәвамында ветеринария табиблары вак йорт хайваннарын түләүсез кабул иттеләр һәм хуҗаларына хайванның сәламәтлеге турында төрле консультация бирделәр.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Чаллы территориаль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан а/М-7 – Минзәлә а / ю, 1101 км, «Кемпинг» автосервисы янында кагыйдәләрне бозып, чи сөт ташу факты ачыкланды.
Бүген "Ветеринария үзәге" ФДБУ директоры Юрий Барсуковның эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров белән очрашу узды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Мәскәү-Уфа» («Малиновка» СП) автоюлының 777 нче чакрымында Татарстан Республикасының Буа районыннан эре мөгезле терлек ташыганнан соң юылмаган һәм дезинфекцияләнмәгән автотранспортның керүе ачыкланды.
2019 елның 2 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Мәскәү-Уфа» М-7 автоюлының 777 нче чакрымында Түбән Новгород өлкәсеннән 180 кг күләмендә ат (казылык) колбасасын ташу факты ачыкланды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә «Хуҗалык итү шартларында агросәнәгать комплексының эпизоотик иминлеген һәм биологик куркынычсызлыгын тәэмин итү» программасы буенча ветеринария белгечләренең квалификациясен күтәрү буенча курслар башланды. Әле курсларны Мәскәү шәһәренең «Ветеринария үзәге»нән килгән белгечләр үткәрә.
2 декабрьдә Арча районының ветеринария берләшмәсендә «Халыкара инвалидлар көненә» багышланган чара узды. Арча ветеринария берләшмәсенең җиде хезмәткәре мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр булып тора.