2019 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары ТР Кама Тамагы районының Тәмте авылы территориясендә 23 кг күләмендә күркә итен санкциясез сату фактын ачыклады. Сәүдә ветеринария таләпләрен бозып башкарылган, әлеге продукция ветеринария документлары булмаган. Бу “Ветеринария турында” РФ Законының 15, 21 ст. бозу. Хокук бозучылар административ җаваплылыкка тартылды. Сату туктатылган.