2019 елның 3 декабрендә #ЩедрыйВторник Бөтендөнья инициативасы кысаларында «Яр Чаллы шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе»ндә хәйрия акциясе узды

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

2019 елның 3 декабрендә #ЩедрыйВторник Бөтендөнья инициативасы кысаларында «Яр Чаллы шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУдә хәйрия акциясе узды. Көн дәвамында ветеринария табиблары вак йорт хайваннарын түләүсез кабул иттеләр һәм хуҗаларына хайванның сәламәтлеге турында төрле консультация бирделәр. Шәһәр участок ветеринария хастаханәсенә көн дәвамында 53тән артык клиент килеп киткәне билгеле. Клиентлар бик канәгать калды һәм мондый чара өчен җитәкчелеккә рәхмәтләрен белдерделәр.

Чыганак: Яр Чаллы шәһәренең дәүләт ветеринария берләшмәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International