ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе дәүләт ветеринария учреждениеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау буенча киңәшмә уздырды. 

Африка дуңгыз чумасы Татарстан чикләреннән 15 километр ераклыкта табылган. Шул уңайдан, республика белгечләре дуңгыз асраучыларга профилактика чаралары турында искәртә. ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин «Татар-информ» агентлыгында Африка дуңгыз чумасының төп билгеләре турында сөйләде.


24
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрлыгында Татарстан  Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл  хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары  ассоциациясенең ХX съезды узды. Аның  эшендә Россиянең  Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе (АККОР) Президенты    Владимир Плотников, Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы Рәисе  урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан  Республикасы Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров, республиканың барлык районнар делегатлар һәм башка затлар катнашты.

24 гыйнварда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең ревизия комиссиясе Түбән Кама шәһәренең ветеринария берләшмәсендә булды.

Россия Федерациясендә 2022 елдан башлап, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт ветеринария хезмәте системасына керүче лабораторияләрне, хайваннарның йогышлы һәм паразитар авыруларын диагностикалау һәм ветеринария контроленә (күзәтчелегенә) тиешле товарларның иминлеген аккредитацияләүне субсидияләү башланачак.

Буа районында муниципаль һәм дәүләт хезмәтләре катнашында гражданнар җыеннары башланды.


23
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасының Дәүләт ветеринария хезмәтенең 2019нчы елда эш нәтиҗәләре һәм 2020нче елда эшчәнлекнең приоритетлы юнәлешләре турында" киңәйтелгән киңәшмә узды.


21
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы территориясенә африка чумасы үтеп керүне булдырмау буенча республика штабының планнан тыш утырышы узды

Бүген Еврофинс Агро – BLGG лабораториясенең Россия филиалы башлыгы Надежда Байман эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән очрашты. 


20
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы, «Закрома «агрофирмасы» ҖЧҖнең Черемухово бүлекчәсе (элекке «Кулон «Агрофирмасы» ҖЧҖ) ветеринарлары мөгезле эре терлекләрне лейкоздан савыктыру буенча бик яхшы күрсәткечләргә ирешәләр. Көзге тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, 2019 елда хуҗалыкта ПЦР һәм РИД буенча уңай җавап бирә торган терлекләр табылмады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International