Буа районында муниципаль һәм дәүләт хезмәтләре катнашында гражданнар җыеннары башланды.
Буа ветеринария берләшмәсе дә җыелышларда актив катнаша. Авыл халкы өчен Татарстан Республикасында һәм тулаем Россия Федерациясендә эпизоотик хәл турында мәгълүмат җиткерелде. Шулай ук шәхси хуҗалыкларда йорт хайваннарын һәм кош-кортны карап тоту буенча, ветеринария законнары нигезендә, тәкъдимнәр тәкъдим ителде. Очрашу барышында аеруча куркыныч авырулар, районда инфекция учакларын булдырмау турында да сүз барды.
Гражданнар җыены җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү максатыннан үткәрелә.