Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең ХX съезды узды. Аның эшендә Россиянең Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе (АККОР) Президенты Владимир Плотников, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, республиканың барлык районнар делегатлар һәм башка затлар катнашты.
Чараны Фермерлар ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров ачты. Ул үз нотыгында дәүләт ярдәменең фермерларга киңәергә һәм продукция җитештерү күләмнәрен арттырырга ярдәм итүен билгеләп үтте. «Крестьяннар өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үз хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча төп инстанцияләрнең берсе»,- дип, нәтиҗә ясады Камияр Байтемиров.
Съезд кысаларында крестьян-фермер хуҗалыклары үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, төрле оешмалар вәкилләре дәүләт ярдәме чараларының мөмкинлекләре турында сөйләделәр.
Тулырак: http://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1662651.htm