Бүген Еврофинс Агро – BLGG лабораториясенең Россия филиалы башлыгы Надежда Байман эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән очрашты.
Очрашуның төп темасы Әтнә районында терлек азыгы лабораториясен эшләтеп җибәрү каралган.
Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев, Республика ветеринария лабораториясе һәм Әтнә дәүләт ветеринария берләшмәсе вәкилләре катнашты.
Очрашу барышында катнашучылар терлекләргә азык әзерләү буенча лаборатория турында фикер алыштылар, терлек азыгының туклыклы кыйммәте, азыкның үзгәрүчәнлеге һәм аның сыйфаты буенча анализ нәтиҗәләрен бирделәр.
Еврофинс Агро (BLGG) компаниясенә 1928 елда нигез салына һәм Вагенинген шәһәрендә (Нидерланд) урнашкан. Бүгенге көндә компаниядә 200ләп хезмәткәр эшли. Компаниянең төп бизнес-үткәрү, төрле типтагы анализ һәм тикшеренүләр.
"Еврофинс Агро" компаниясе лабораториясе авыл хуҗалыгы анализларын үткәрүдә специальләшә. Компания ел саен 500 000 тирәсе тупас азык, туфрак, тирес, компост, туклыклы эремәләр һәм үсемлекләр үрнәген анализлый.