24 гыйнварда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең ревизия комиссиясе Түбән Кама шәһәренең ветеринария берләшмәсендә булды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм Түбән Кама шәһәре ветеринария берләшмәсе белгечләре катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Айрат Гәрәев җитәкчелегендә тикшерү нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар. Ачыкланган бозулар буенча учреждение коллективы белән аңлату әңгәмәсе үткәрелде.