Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасының Дәүләт ветеринария хезмәтенең 2019нчы елда эш нәтиҗәләре һәм 2020нче елда эшчәнлекнең приоритетлы юнәлешләре турында" киңәйтелгән киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең киңәйтелгән утырышында ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Константин Савенков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Үз нотыгында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов түбәндәге темалар буенча сөйләде:
Төбәкнең эпизоотик иминлеге
Соңгы елларда республикада ветеринария участоклары челтәре торгызылды. Бу модуль-блок участок ветеринария пунктлары төзү хисабына мөмкин булды. Алар транспорт, кадрлар, кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Төп эшеннән тыш, алар шулай ук вак йорт хайваннарын дәвалыйлар, ясалма орлыкландыралар, ветеринария документларын рәсмиләштерәләр.
Бүгенге көндә республиканың ветеринария хезмәтендә күчмә ветеринария пунктлары, заманча лаборатория җиһазлары, дезинфекция җайланмалары бар. Автомобиль паркы шактый яңартылган, барлык ветеринария берләшмәләре һәм участок ветеринария пунктлары компьютер техникасы белән җиһазландырылган.
Эпизоотик хәл
Республика бүгенге көндә хайваннарның йогышлы авырулары буенча имин. Бу-дәүләт һәм җитештерү ветеринария хезмәтенең көндәлек, җентекле эше нәтиҗәсе.
Ел дәвамында дүрт миллион ярымнан артык профилактик вакцинация һәм хайваннарның карантинлы һәм аеруча куркыныч авырулары буенча дүрт миллион диагностик тикшеренү үткәрелде.
Профилактика чаралары
Мониторинг тикшеренүләренә кертелә торган дуңгызчылык һәм кошчылык продукциясе пробалары даими сайлап алына. Шулай ук хайваннар һәм кошларга мониторинг үткәрелә, ветеринария инспекторларының һәм Россельхознадзор инспекторларының ЮХИДИ постларында һәм автомобиль юлларында уртак дежурлыклары оештырыла. Халык һәм хуҗалыклар җитәкчеләре белән хайваннарның йогышлы авыруларын профилактикалау мәсьәләсе буенча аңлату эшләре алып барыла, белешмәлекләр таратыла.
Терлек һәм кош-корт кертүгә аерым игътибар бирелә. Авыл хуҗалыгы хайваннарының барлык күчеше ветеринария хезмәте белән килештерелергә тиеш. Моннан башка республика территориясенә имин булмаган төбәкләрдән эре терлек кертү ихтималы бар.
Лейкоз
Республика өчен лейкоз мәсьәләсе бик җитди проблема.
Татарстанның кайбер районнары лейкоз буенча имин – бу Төньяк зонаның барлык районнары диярлек Балтач, Әтнә, Саба, Теләче, Арча һәм башка районнар.
Зәй, Сарман, Тукай, Түбән Кама, Мамадыш районнары соңгы елларда терлекләрнең баш санын сәламәтләндерү буенча яхшы эшләделәр һәм аларда иң аз санда уңай нәтиҗә терлекләр калды.
Республикада ветеринария хезмәте ел саен миллионнан артык диагностик тикшеренүләр уздыра.
Меркурий
Көн саен өч йөз илле меңнән артык сертификат рәсмиләштерелә.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы буенча йөз унбиш меңнән артык хуҗалык итүче субъект һәм йөз меңгә якын мәйданчык теркәлгән. 2019 ел дәвамында дәүләт ветеринария берләшмәләре белгечләре тарафыннан аларны раслау буенча зур эш башкарылды.
Идентификация
Хәзер Россия Хөкүмәте каравында хайваннарны тәңгәлләштерү турындагы закон проекты бар, аны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы Министрлыгы эшләп чыгара. Әлеге закон үз көченә кергәннән соң, хайваннар хуҗалары өчен мәҗбүри теркәү процедурасы булачак. Ул әлеге мәгълүматларны базага кертүне һәм чиплаштыруны күздә тота.
Законны ел дәвамында кабул итәргә мөмкиннәр. Идентификацияләү буенча чаралар уздыру һәм исәпкә алу буенча ил субъектларының ветеринария хезмәтләренә йөкләү планлаштырыла.
Хәзер вакытта ветеринария хезмәте тарафыннан әлеге бурычны тормышка ашыру буенча Юл картасы эшләнә.
Ветеринария хезмәте эшли торган тагын бер юнәлеш-биологик калдыкларны утильләштерү.
Бүген биотермик чокырлар һәм үләт базлары барлык тармаклар өчен дә җитди уңайсызлыклар тудыра.
Моннан тыш, күп кенә үләт базлары тутырылган инде һәм үз билгеләнеше буенча файдаланыла алмый.
Республика биологик калдыкларны утильләштерү буенча яңа юлдан китте. Өстәвенә, Алабуга районы территориясендә Сария заводы бар. Россия Федерациясе субъектларында әлеге проектка тиңнәр юк.
Бу программа, беренчедән, экологик куркынычсызлык бирә, икенчедән, һәлак булган хайваннарны исәпкә алу мөмкинлеге бар.
Законнардагы үзгәрешләр
Ел башыннан ветеринария хезмәте эшенә кагылышлы законнар үз көченә керде.
Ветеринария күзәтчелеге вәкаләтләре региональ дәрәҗәдән федераль дәрәҗәгә тапшырылды.
2020 елның 1 гыйнварыннан шулай ук «Хайваннар белән җаваплы эш итү турында»гы законның 498 статьясы үз көченә керде. (тулырак докладтан укып була).
Коррупциягә каршы эш
Хисап чорында Идарә башлыгы каршындагы коррупциягә каршы тору комиссиясенең 5 утырышы үткәрелде.
Шулай ук граждан хезмәткәрләре тарафыннан керемнәр турында белешмәләр бирү мәсьәләсе буенча хезмәт тәртибе таләпләрен үтәү буенча идарә комиссиясенең 2 (ике) утырышы үткәрелде.
Ветеринария идарәсенең барлык дәүләт граждан хезмәткәрләренә дә дәүләт граждан хезмәте, коррупциягә каршы тору, шул исәптән электрон документ әйләнеше чаралары буенча барлык норматив-хокукый актлар һәм мәгълүмати материаллар җиткерелә.
Утырыш ахырында катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды.