3 декабрь көнне Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында "Ветеринария чараларының нәтиҗәлелеген арттыру" программасы буенча ветеринария табибларын укыту курслары тәмамланды.
Бүген Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә ветеринария-санитария экспертизасы кафедрасында ветеринария медицинасы факультетының ветеринария-санитария экспертизасы юнәлеше буенча бакалаврларны тәмамлаучыларның гамәли күнекмәләре буенча әзерләүнең сыйфатын билгеләү өчен имтихан узды.
Тукай районында республиканың база хуҗалыкларында сөт терлекчелеген цифрлаштыру буенча зона семинар-киңәшмәсе узды.
Бүген Аксубай һәм Нурлат районнарының дәүләт ветеринария берләшмәләре базасында ветеринария белгечләре өчен Барс-веб-җыелмаларның электрон системасында хисапларны тутыру буенча укулар узды. Әлеге программа район ветеринария берләшмәләреннән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә килгән мәгълүматны җыю, эшкәртү һәм анализлау өчен билгеләнгән.
Бүген Тукай һәм Алабуга районнарының район дәүләт ветеринария берләшмәләре базасында Барс-веб-җыелмаларның электрон системасында хисапларны тутыру буенча ветеринария белгечләре өчен укулар узды. Әлеге программа район ветеринария берләшмәләреннән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә килгән мәгълүматны җыю, эшкәртү һәм анализлау өчен билгеләнгән.
Терлекчелекне уңышлы алып бару өчен биналарны вакытында дезинфекцияләү мәҗбүри шарт булып тора.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе дәүләт ветеринария инспекциясенең Саба территориаль бүлеге хезмәткәрләре Балтач муниципаль районы Арбор авылы гражданнар җыенында катнаштылар.
Бүген Әлки һәм Менделеевск районнарында мөгезле эре терлекләрне исәпкә алу һәм идентификацияләү процессы башланды.
Мәскәүдә «Алтын көз 2020 " форумы узды. Чара йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе берничә номинациядә җиңүче һәм призер булды
Россиядә дуңгызларның классик чумасы буенча яңа ветеринария кагыйдәләре расланды.