3 декабрь көнне Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында "Ветеринария чараларының нәтиҗәлелеген арттыру" программасы буенча ветеринария табибларын укыту курслары тәмамланды.
Уку процессы лекцияләрдән, практик дәресләрдән, түгәрәк өстәлләр форматында фикер алышулардан, уку фильмнарын һәм конкрет җитештерү хәлләрен җентекләп тикшерүдән торды. Тыңлаучылар с.х. хайваннар, мехлы җәнлекләр, кошлар, һәм хезмәт этләре авыруларын диагностикалау, дәвалау һәм профилактикалау буенча иң яңа фәнни казанышлар һәм алдынгы тәҗрибә белән таныштылар. Шулай ук Генетика, яңадан җитештерү, Менеджмент, ашату, санлы технологияләр куллану, органик терлекчелек буенча кызыклы лекцияләр дә булды.