Россиядә дуңгызларның классик чумасы буенча яңа ветеринария кагыйдәләре расланды

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

Дуңгызларның классик чумасына каршы көрәш буенча яңа ветеринария кагыйдәләре РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгы белән расланган, ул 2021 елның мартыннан үз көченә керәчәк һәм 2027 елның мартына кадәр гамәлдә булачак.

Документ белән хокукый мәгълүмат порталында танышырга мөмкин.

РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгында аңлатуларынча, яңа ветеринария юнәлешләре дуңгызлар классик чумасы (КЧС) учакларын профилактикалау, диагностикалау һәм бетерү буенча актуаль һәм заманча чараларны үз эченә ала.

Яңа ветеринария кагыйдәләрендә региональләштерү принцибы исәпкә алына. Дуңгызларның хуҗасы "КЧС буенча төбәк статусына бәйле рәвештә шартлар, тыюлар, чикләүләрне үтәргә" бурычлы. Региональләштерү буенча карар Россельхознадзор тарафыннан кабул ителә.

 Тулырак: Ветеринария и жизнь

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International