Бүген Тукай һәм Алабуга районнарының район дәүләт ветеринария берләшмәләре базасында Барс-веб-җыелмаларның электрон системасында хисапларны тутыру буенча ветеринария белгечләре өчен укулар узды. Әлеге программа район ветеринария берләшмәләреннән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә килгән мәгълүматны җыю, эшкәртү һәм анализлау өчен билгеләнгән.
«Колос» ҖЧҖ һәм «Ярыш» ҖЧҖ җаваплы белгечләре мөгезле эре терлекләрнең баш санын исәпкә алу һәм тәңгәлләштерү буенча бердәм системада теркәргә өйрәнделәр.
Укуларны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгече Дамир Латфуллин алып барды.