"Алтын көз 2020" форумы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе берничә номинациядә җиңүче һәм призер булды

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

Мәскәүдә «Алтын көз 2020 " форумы узды. Чара йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе берничә номинациядә җиңүче һәм призер булды.

«Татарстан территориясендә мөгезле эре терлектә лейкозны бетерүгә юнәлдерелгән чаралар планын эшләгән һәм гамәлгә ашырган өчен» номинациясендә татарстанлылар алтын медальгә лаек булды.

«Татарстан территориясендә котыру чире чыганакларын бетерүне оештыру» номинациясендә Татарстанның Баш ветеринария идарәсе, шулай ук, алтын медаль яулады.

«Азнакай хуҗалыкларын мөгезле эре терлектә лейкоз чиреннән арындырган өчен» номинациясендә республикага көмеш медаль бирелде.

«Лаеш районы территориясендә хайваннарда котыру чире чыганакларын бетергән өчен» татарстанлылар көмеш медаль алуга иреште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International