Бүген Аксубай һәм Нурлат районнарының дәүләт ветеринария берләшмәләре базасында ветеринария белгечләре өчен Барс-веб-җыелмаларның электрон системасында хисапларны тутыру буенча укулар узды. Әлеге программа район ветеринария берләшмәләреннән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә килгән мәгълүматны җыю, эшкәртү һәм анализлау өчен билгеләнгән.
Укыту бөтен республика буенча кертелә торган хайваннарны исәпкә алу һәм тәңгәлләштерү буенча бердәм программа белән тәмамланды.
Укуларны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе белгече Дамир Латфуллин алып барды.