Республика ветеринария лабораториясенең ярты еллык эш нәтиҗәләре буенча киңәшмәсе узды

2022 елның 1 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында район ветеринария лабораторияләре мөдирләре катнашында Республика ветеринария лабораториясе киңәшмәсе узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Нугуманов рәислегендә узды.

Утырышны республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев район лабораторияләрен аккредитацияләү темасына чыгыш белән ачып җибәрде.

Район ветеринария лабораторияләрен аккредитацияләү - техник компетентлыкны рәсми төстә тану. Татарстан Республикасы «Республика ветеринария лабораториясе» оешмасы кеше һәм хайваннар өчен уртак чирләрдән саклау, авыл хуҗалыгы, йорт, зоопарк һәм башка хайваннарны, кошларны, балыкларны, умарта кортларын да кертеп, йогышлы һәм башка авыруларны кисәтү һәм бетерү максатында 10 бүлекне үз эченә алып эш итә. Шулай ук терлекчелеккә хезмәт күрсәтүнең региональ планнарын һәм Татарстан Республикасы территориясен Татарстан Республикасыннан читтә хайваннар авыруларыннан саклауны гамәлгә ашыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International