Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Алабуга районының Баш ветеринария табибы вазыйфасына элекке Тукай районы ветеринария берләшмәсе башлыгы урынбасары Нияз Сөнгатуллинны билгеләде.
Сөнгатуллин Нияз Минегасыйм улы тумышы белән Тукай районы Боерган авылыннан. 1989 елда туган. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлаган. Белгечлеге буенча ветеринария табибы. Ветсанэкспертиза буенча өстәмә белем һәм терлекчелек производстволарын стандартлаштыру бар.
Һөнәри эшчәнлеген 2007 елда Тукай районында "Вильданов" крестьян-фермер хуҗалыгында ветеринария табибы булып башлый. 2010 елда Тукай район дәүләт ветеринария берләшмәсендә ветеринария табибы итеп билгеләнә. Анда 2016 елга кадәр уңышлы эшләп, ветеринария табибы статусында Яр Чаллы шәһәренең дәүләт ветеринария берләшмәсенә күчте.
2017 елда Тукай район ветеринария берләшмәсенең дәвалау-профилактика эше буенча башлыкның урынбасары-ветеринария табибы итеп билгеләнә.
Нияз Минегасыйм улын яңа вазыйфасы белән котлыйбыз, авыр хезмәттә уңышлы һөнәри эшчәнлек һәм алга таба карьералы үсеш телибез.