Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов ковид авыруына каршы ревакция узды. Идарә хезмәткәрләре өчен дә шулай ук ревакцинация мөмкинлеге оештырылды, алар Россиядә җитештерелгән “Спутник-лайт” вакцинасын ясаттылар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе авыл хуҗалыгы хайваннарын мәҗбүри идентификацияләү турында хәбәр итә.
Хуҗасыз этләр белән бәйле проблемаларны хәл итү өчен, Россиядә хайваннарны тоту өлешендә төбәкләрнең вәкаләтләрен киңәйттеләр һәм приютлар төзегәндә дәүләт-шәхси партнерлык турында закон кабул иттеләр. Язгы сессиядә кабул ителгән мөһим законнарны Дәүләт Думасының рәсми Telegram каналында күчерделәр.
Россиядә 2022 ел башыннан алып 19 июльгә кадәр Африка дуңгыз чумасының 34 яңа очрагы теркәлгән.
Авыру чыганакларының күпчелеге – кыргый кабаннар арасында ачыкланган.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Казан шәһәренең Дәүләт ветеринария берләшмәсе 2022 елның беренче яртыеллыгында эш йомгаклары турында киңәшмә узды.
Бөтендөнья хайваннар сәламәтлеген саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, 2022 елның 9 июленнән 15 июленә кадәр 10 ил тиз йогучан кош гриппының 87 яңа очрагы теркәлгән.
"Ата-анага этнең уенчык түгеллеген һәм аңа игътибар һәм кайгыртучанлык белән карарга кирәклеген балага җиткерергә кирәк. Эт белән беренче танышканда, тыныч кына аның янына килергә һәм аңа үз Учыңны иснәтергә кирәк. Әгәр эт контактка керми икән, аны ияген, күкрәген һәм муенын сыйпарга мөмкин. Этне башыннан сыйпарга кирәкми. Әгәр бу чит эт икән, хуҗадан рөхсәт сорагыз", - дип сөйләде Владимир Голубев.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, 4 июльгә авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан тәүлеклек сөт сату күләме 54,32 мең тонна тәшкил иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6,3%ка (3,21 мең тонна) күбрәк.
Документ 2023 елның 1 мартыннан үз көченә керер һәм 2029 елның 1 мартына кадәр гамәлдә булыр дип көтелә. Боерыкта ветпрепаратларны билгеләү тәртибе, алга таба рецепт буенча гына билгеләнәчәк дарулар, шул исәптән антимикроблы дарулар исемлеге, шулай ук рецептур бланк формасы һәм аны рәсмиләштерү тәртибе билгеләнә.
Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының Олы Җәке авыл җирлегендә хайваннар һәм кошларның аеруча куркыныч авыруларын бетерү буенча зур масштабта команда-штаб өйрәнүләре узды.