2022 елның июнь башында бер бинада яшәүче ике ир-атта маймылларда була торган чәчәк авыруы диагнозы куела. Бу хәлдән соң 12 көн узгач, 4 яшьлек бурзай токымлы йорт этендә авыруның симптомнары пәйда була. Этнең тиресе зарарлана һәм шулай ук анализларда маймылларда була торган чәчәк авыруы расланган.
Галимнәр фикеренчә, бу очракта маймылларда була торган чәчәк авыруы вирусы кешедән эткә йогу буларак тасвирланырга мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә, йорт хайваннарын маймыл оспа вирусы йоккан кешеләрдән изоляцияләү чаралары кирәклеге турында фикер кабул ителгән.
Исегезгә төшерәбез, быелгы маймылларда була торган чәчәк авыруы башлангач, кешеләрнең зарарлану очраклары дөньяның 87 илендә ачыкланган иде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы әлеге хәлне сәламәтлек саклау өлкәсендәге гадәттән тыш хәл дип игълан итте.
Приматлар әлеге авыруны кыргый хайваннардан, нигездә, кимерүчеләрдән йоктыра, авыру кешеләргә дә йога һәм куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Элегрәк бу вирус кешеләрдә Үзәк һәм Көнбатыш Африканың ерак районнарында гына теркәлгән булган.