Дуңгыз асраучылар игътибарына: Африка чумасы таралу куркынычы бик зур!

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Указы буенча, 12 августтан башлап, республикада Спас, Югары Ослан һәм Мамадыш районнарында авыру чыганаклары ачыклану сәбәпле, Африка дуңгыз чумасы буенча карантин кертелде.

Бу районнар Африка дуңгыз чумасы буенча имин булмаган дип игълан ителде. Әмма таралу куркынычы бик зур, хәзерге вакытта республиканың бөтен территориясе күзәтү астында. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчелеге Африка чумасы чыганакларын бетерү һәм авыру кузгатучының таралуын булдырмау буенча чаралар уздыруны оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International