Агымдагы елның 6-12 августында хайваннар сәламәтлек саклау бөтендөнья оешмасына югары технологияле кош гриппының яңа учаклары турында 11 ил хәбәр иткән. "Тиз йогучан кош гриппы күп илләрнең кошчылыгына зыян китерүен дәвам итә", – дип билгеләп үтелә Россельхознадзор хәбәрендә.
Әлеге вакыт эчендә иң күп яңа очракны АКШТА теркәгәннәр - барысы 24 очрак. Бу илдә соңгы 7 елда иң зур күләмдә кош гриппы күзәтелә, зарарланган фермаларда 40 миллионнан артык тавык һәм күркә юк ителгән инде.
Ауропада шулай ук йогышлы авыру тиз тарала, Франциядә – 14 яңа очрак. Моннан тыш, кош гриппының яңа чыганаклары турында Бельгиядә - 1, Бөекбританиядә - 2, Германия - 3, Ирландиядә - 3, Испаниядә - 2, Молдовада - 1, Польшада - 2, Швециядә - 4 һәм Канадада - 2 очрак турында хәбәр ителә.
«Барлык очракларда да H5N1 вирусы ачыкланган", - диелә Россельхознадзор хәбәрендә.
Россиядә исә ел башыннан алып 1 августка кадәр 37 кош гриппы очрагы теркәлгән: йорт кошлары арасында - 29, кыргый табигатьтә - 4, кош фабрикаларында тагын 4 авыру очрагы теркәлгән.
Исегезгә төшерәбез, тиз йогучан кош гриппына каршы яңа вакцинаны Россельхознадзор карамагындагы хайваннар сәламәтлеген саклау федераль үзәге («ВНИИЗЖ») галимнәре эшләп чыгарган иде. Препарат теркәлгән, аны сәнәгать производствосына җибәрү көз башында көтелә.