Татарстанның 22 районында карантин кертелде

2022 елның 12 августы, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Указы буенча 11 августтан Аксубай, Алексеевск, Әлки, Апас, Арча, Әтнә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Яңа Чишмә, Норлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас, Тәтеш, Теләче, Чистай районнарында африка дуңгыз чумасы буенча карантин кертелде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе африка чумасы учакларын бетерү һәм авыруның таралуын булдырмау буенча чаралар оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International