Үпкә пәрдәсе ялкынсыну буенча имин булмаган илләрдән Россиягә терлекләр кертү тыелган

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

Россиягә мөгезле эре терлекләрдә үпкә пәрдәсе ялкынсыну буенча иминлекнең рәсми статусы булмаган илләрдән терлекләр һәм генетик материал китерү тыелган. Әлеге авыруның юк икәнен раслый торган анализ нәтиҗәләре ветеринария рөхсәте документына беркетелгән булырга тиеш. Бу хакта Россельхознадзорның рәсми хатында әйтелә.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның июнендә Бөтендөнья хайваннар саклау оешмасы Россияне мөгезле эре терлекләрнең контагиоз үпкә пәрдәсе ялкынсыну авыруы буенча имин дип таныды. Бу мөһим статусны югалтмас өчен, берничә шартны үтәргә кирәк, шул исәптән нәселле терлек һәм генетик материалны экспортлау буенча да. Чир буенча иминлек статусы булмаган илләрдән Россиягә әлеге чиргә каршы вакциналаштырылган хайваннарны кертү тыела.

Үпкә пәрдәсе ялкынсынуга карата лаборатория тикшерүләрен бары тик аккредитацияләнгән лабораторияләрдә генә үткәрергә кирәк.

"Генетик материал (орлык һәм эмбрионнар) кертүне илнең ветеринария хезмәте-донорларны диагностик тикшеренүләр үткәргән вакытта, әгәр илдә-экспортерда бу чиргә каршы вакцинация үткәрелмәгән булса, генетик материалны сайлап алганчы 21 көннән дә соңга калмыйча башкарырга кирәк», – дип билгеләп үтелә Россельхознадзор хатында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International