Казан территориаль бүлеге инспекторлары Малиновка постында кизү ваыктында ветеринария таләпләрен бозып терлекчелек продукциясен ташу очрагын ачыклаган – продукция тиешенчә җиһазлар белән тәэмин ителмәгән транспортта ташылган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.
Саба территориаль бүлеге инспекторлары Әтнә районында сөт ташыганда ветеринария кагыйдәләре үтәлмәүне ачыклаган – сөт тиешенчә ябылмаган цестернада ташылган. Ветеринария турындагы законны үтәмәүче административ штрафка тартылган.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары рейд вакытында тиешле булмаган урында ветеринария таләпләрен бозып оештырылган сату урынын ачыклаган. Сөт, сөт продукциясе елга балыгы ветеринария белешмәсе булмаган килеш сатылган. Сатучыга административ штраф турында протокол төзелгән.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районында 6 баш эре мөгезле терлек сатканда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: малларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Ветеринария кагыйдәләрен үтәмәүче административ штрафка тартылган.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов бүген Яңа Чишмә районы ветеринария берләшмәсенә яңа җитәкчене тәкъдим итте. Район ветеринария берләшмәсен Олег Мандрейкин җитәкләячәк. Билгеләнгәнче Олег Владиславович Мөслим районы ветеринария берләшмәсе начальнигы булып эшләде.
Узган ялларда Яшел Үзән районындагы “Яңа тура” технополисында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Анда сатучыларга тәкүдим ителәчәк авыл хуҗалыгы продукциясе иң элек ветеринария тикшерүе узды.Сыфатсыз азык-төлек сатылмасын өчен ярминкәдә Яшел Үзән районы ветеринария берләшмәсе белгечләре, Апас территориаль бүлеге ветеринария инспекторлары эшләде.
Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдиновның Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан котлавы
Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары, кадерле өлкәннәр! Халык-ара өлкәннәр көне уңаеннан котлауларны кабул итегез! Безнең барыбыз өчен дә бу үзенчәлекле бәйрәм. Анда җылылык, хөрмәт һәм мәхәббәт. Бу бәйрәм бердәмлек билгесе, буыннар дуслыгы, вакытлар бәйләнеше билгесе. Сез барыгыз да үзегезне республика үсешенә багышладыгыз. Сезнең тормыш үз үзегезне аямыйча хезмәт итеп үтә. Сез хәр вакытта да милли кыйммәтләрне, матур гадәтләрне саклаучы булып каласыз, балаларыгызга, оныкларыгызга ныклы терәк һәм ярдәмчеләр сез. Сез бүген дә сафта: үзегезнең кыйммәтле тәҗрибәгез белән уртаклашасыз, үз мисалыгызда районның киләчәк буынын тәрбияләүдә үз өлешегезне кертәсез. Тормышны ничек бар шулай кабул итә белгәнегез өчен, бары тик яхшыга өметләнеп яши белгәнегез, түземле һәм сабыр булганыгыз өчен без сезгә рәхмәтле. Без сезнең алда түләп бетермәслек бурычлы, беркайчан да сезне үзебезнең кадер-хөрмәттән калдырмаска тырышырбыз. Бәйрәм уңаеннан рәхмәт һәм хөрмәт кабул итегез. Сезгә ныклы сәламәтлек, мул тормыш, бәхет телим! Сезнең янда һәр вакытта да яраткан якын кешеләрегез булсын! Озын һәм бәхетле гомер сезгә! Якыннарыгызның уңышларына шатланып озак яшәргә язсын! Бәйрәм белән сезне!
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, Арча районы ветеринария берләшмәсе белгечләре, елдагыча, үзләрендә эшләп лаеклы ялга чыккан пенсионерларны хөрмәтләде. 36 кешегә бәйрәм уңаеннан күчтәнәчләр тараттылар.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районындагы бер балалар бакчасында планлы тикшерү үткәргән. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсендә кагыйдә бозу очрагы ачыкланмаган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районындагы бер балаллар бакчасында планлы тикшерү үткәргән. Тикшерү барышында кайсыбер терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринария белешмәсе булмау ачыкланган. Ветеринария турындагы законны бозучы җаваплы зат административ штрафка тартылган.