ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Казан территориаль бүлеге инспекторлары Малиновка постында Мордовиядән Татарстанга колбаса эшләнмәләре ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: колбаса эшләнмәләренә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.  

 Казан территориаль бүлеге инспекторлары Малиновка постында сыер итен ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәү фактын ачыклаган: сыер ите тиешле температураны саклаучы җиһазлары булмаган транспорт чарасында ташылган. Гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылган.

 

2 нче октябрь көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч – Камылово юлында дежур торганда Чувашия республикасыннан Арча районына 14 тонна сөт ташыганда ветеринария белешмәсе булмауны ачыклаган. Ветеринария турындагы законны үтәмәүчегә карата административ штраф турында проткол төзелгән.

 

3 нче октябрь көнне Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары юлда кизү вакытыныда 6 баш бозау ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәвен ачыклаган: малларга ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.

Саба территориаль бүлеге инспекторлары Мәскәү – Уфа юлында юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе белән берлектә кизү вакытында 6 баш бозау ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыкланган Марий Элдан Лаеш районына ташылучы малларга ветеринария таләпләре булмаган. Гаепле зат административ штрафка тартылган.

 

Түбән Кама территориаль б\леге инспекторлары Зәй районында урнашкан умарталыкта ветеринария таләпләре үтшлешен тикшерде. Тикшерү гражданнарның зары нигезендә оештырылган иде. Умарталыкны тикшерү барышында кайсыбер ветеринария кагыйдәләре үтәлмәү ачыкланган. Умарталык хуҗасына кимчелекләрне бетерү өчен вакыт бирелгән, штраф язылган.


2
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов Мөслим районы ветеринария берләшмәсенә яңа җитәкчене тәкъдим итте. Ул Ришат Шәяхмәтов. Ришат Рәйхан улы җитәкче булып билгеләнгәнче Түбән Кама территориаль бүлегендә консультатнт булып эшләде.

29 нчы, 30 нчы сентябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә узган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары ветеринария таләпләре үтәлеше сагында эшләде. Терлекчелек продукциясен сатканда ветеринария кагыйдәләре үтәлешен контрольдә тотты.  

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Иске Чүпрәле авылы территориясендә ветеринария белешмәсе булмаган килеш 4 урында эре мөгезле терлек бозаулары сату очрагын ачыклаган. Маллар сату туктатылган, гапеле затлар административ җаваплылыкка тартылган.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Буа шәһәре территориясендә 100 баш тавык һәм каз сатканда ветеринария таләпләре үтәлмәү фактын ачыклаган. Гаепле затларга карата штраф язылган. Сату туктатылган.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International