Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районындагы бер балаллар бакчасында планлы тикшерү үткәргән. Тикшерү барышында кайсыбер терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринария белешмәсе булмау ачыкланган. Ветеринария турындагы законны бозучы җаваплы зат административ штрафка тартылган.