Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдиновның Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан котлавы
Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары, кадерле өлкәннәр! Халык-ара өлкәннәр көне уңаеннан котлауларны кабул итегез! Безнең барыбыз өчен дә бу үзенчәлекле бәйрәм. Анда җылылык, хөрмәт һәм мәхәббәт. Бу бәйрәм бердәмлек билгесе, буыннар дуслыгы, вакытлар бәйләнеше билгесе. Сез барыгыз да үзегезне республика үсешенә багышладыгыз. Сезнең тормыш үз үзегезне аямыйча хезмәт итеп үтә. Сез хәр вакытта да милли кыйммәтләрне, матур гадәтләрне саклаучы булып каласыз, балаларыгызга, оныкларыгызга ныклы терәк һәм ярдәмчеләр сез. Сез бүген дә сафта: үзегезнең кыйммәтле тәҗрибәгез белән уртаклашасыз, үз мисалыгызда районның киләчәк буынын тәрбияләүдә үз өлешегезне кертәсез. Тормышны ничек бар шулай кабул итә белгәнегез өчен, бары тик яхшыга өметләнеп яши белгәнегез, түземле һәм сабыр булганыгыз өчен без сезгә рәхмәтле. Без сезнең алда түләп бетермәслек бурычлы, беркайчан да сезне үзебезнең кадер-хөрмәттән калдырмаска тырышырбыз. Бәйрәм уңаеннан рәхмәт һәм хөрмәт кабул итегез. Сезгә ныклы сәламәтлек, мул тормыш, бәхет телим! Сезнең янда һәр вакытта да яраткан якын кешеләрегез булсын! Озын һәм бәхетле гомер сезгә! Якыннарыгызның уңышларына шатланып озак яшәргә язсын! Бәйрәм белән сезне!