ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Тәтеш районындагы белем бирү йортында ветеринария кагыйдәләре үтәлешентикшерде. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсендә табылган икмчелекләр бетерелгән, ветеринария таләпләре  үтәлә.


25
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Апас территориаль бүлеге инспекторалары Тәтеш районындагы бер мәктәптә алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшердею Тикшерү нәтиҗәсендә ветеринария өлкәсендә алдан табылган икмчелекләрнең бетерелгәне ачыкланган.  

25 нче сентябрь көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары Мәскәү – Уфа юлында ветеринария белешмәсе булмаган килеш эре мөгезле терлек ташу очрагын ачыклаган. Гаепле затлар штрафка тартыла.

Баш ветеринария идарәсенең ревизия төркеме Биектаурайоны ветеринария берләшмәсендә 2018 нче елның 8 айлык эшчәнлегенә тикшерү үткәрде. Баш ветеринария идарәсенең ревизоры Илнур Галимҗанов җитәкчелегендә киңәшмә үтте

22 нче сентябрь көнне Алексеевск территориалҗ бүлеге инспекторлары Нурлат шәһәрендә узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә ветеринария өлкәсендә кимчелекләрне булдырмау өстендә эшләде. Авыл хуҗалыгы продукциясе, халыкка сатуга чыгарганчы тиешенчә ветеринария тикшерүе үтә.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары гражданнар зары буенча Әлки районындагы бер торак пунктта умарталыкта тикшерү үткәргән. Тикшерү барышында ачыкланган кимчелекләр нигезендә, хуҗага административ протокол төзелгән.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле районында маллар сатканда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: малларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар штрафка тартылган, маллар сату туктатылган.

 

 

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Буа шәһәрен территориясендә ветеринария белешмәсе булмаган килеш 100 баш каз сату очрагын ачыклаган. Ветеринария кагыйдәләрен бозган затлар административ штрафка тартыла.


24
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

24 нче сентябрь көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары Яшел Үзән районы үзәк хастаханәсендә ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында кайсыбер продукциягә ветеринария белешмәсе булмау ачыкланган. Гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылган.

 

Апас территориаль бүлеге иснпекторлары Буа шәһәре территориясендә 250 кг күләмендә кошлар өчен катнаш азык сатканда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – катнаш азыкка тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Авыл хуҗалыгы министрлыгы кагыйдәләрен үтәмәүче административ штрафка тартылган.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International