Узган ялларда Яшел Үзән районындагы “Яңа тура” технополисында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Анда сатучыларга тәкүдим ителәчәк авыл хуҗалыгы продукциясе иң элек ветеринария тикшерүе узды.Сыфатсыз азык-төлек сатылмасын өчен ярминкәдә Яшел Үзән районы ветеринария берләшмәсе белгечләре, Апас территориаль бүлеге ветеринария инспекторлары эшләде.