6 нчы октябрь көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кама Тамагы районы Затон бистәсендә 15 кг бал сатканда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – балга тиешле ветериария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган, бал сату туктатылган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат районындагы бер мәктәптә алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсендә алдан табылган икмчелекләрнең бетерелүе ачыкланган, кагыйдәләр бозу теркәлмәгән.
5 нче октябрь көнне Адексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында юл транспорт хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә 19 берәмлек транспорт чарасын туктатып тикшергән. Тикшерү барышында ике тапкыр тиешенчә бикләнмәгән цистернада сөт ташу очрагы ачыкланган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.
5 нче октябрь көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Алексеевск районындагы инвалид картлар йортында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында кайсыбер терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринария белешмәсе булмау ачыкланган. Гаепле затларга административ җәза турында протокол төзелгән.
5 нче октябрь көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә Кама Тамагы һәм Кайбыч районнарында урнашкан үләт базларында тиешле таләпләргә туры килүне тикшерә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча актлар төзелә.
Бүген Биектау районының Тимофеевка авылында, Татарстанның 43 район һәм 3 шәһәренең баш ветеринария табиблары катнашында, күчмә семинар форматында уку-өйрәнүләр узды. Ул кош-корт һәм мал-туарда килеп чыгарга мөмкин булган себер язвасы, Африка чумасы, тилчә һәм кош гриппы кебек йогышлы авыруларны кисәтүгә корылган иде.
Төп доклад белән ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин чыгыш ясады.
4 нче октябрь көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары Чувашия республикасына алты баш эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария белешмәсе булмауны ачыклаган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Казан – Нурлат юлындагы постта Алексеевск районыннан Нурлатка сөт ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: сөт тиешенчә ябылмаган цестернада ташылган. Гаепле кешегә карата административ штраф турында протокол төзелгән.
3 нче октябрь көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән кизү вакытында Кайбыч – Камылово юлында Ульяновск өлкәсеннән Татарстанга ташылучы 15 тонна сөткә ветеринария белешмәсе булмау фактын ачыклый. Авыл хуҗалыгы министрлыгы приказын үтәмәүче административ штрафка тартылган.