ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2018 ел
якшәмбе

Апас территориаль блеге инспекторлары Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында 35 кг күләмендә диңгез балыгын сатканда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – балыкка тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Ветеринария турындагы законны тупас бозучылар адмнистратив штраф түләргә тиеш була. Балык сату туктатылган.

7 нче октябрь көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районында 6 баш эре мөгезле терлек бозаулары сатканда ветеринария таләпләрен үтәмәүне ачыклаган – малларга ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар штрафка тартылган, маллар сату туктатылган.

7 нче октябрь көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында 4 урында ветеринария белешмәсе булмаган килеш эре мөгезле терлек бозауларын сату очрагын ачыклаган. Ветеринария турындагы Законны тупас бозучылар административ штрафка тартылган.

 


6
октябрь, 2018 ел
шимбә

6 нчы октябрь көнне Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Пучы авылы янындагы постта 2854 кг сөт ташыганда Таможня Союзы Техник Регламенты үтәлмәүне ачыклаган – сөт тиешенчә бикләнмәгән цистернада ташылган. Гаепле зат административ штрафка тартылган.

6 нчы, 7 нче октябрь көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә 3 урында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Ярминкәләр эшендә Яр Чаллы шәһәре ветеринария берләшмәсе белгечләре, Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары эшләде. Авыл хуҗалыгы продукцияләрен сатканда ветеринария таләпләре бозылу очраклары ачыкланмаган.

Казан территориаль бүлеге инспекторалры Малиновка постында маллар ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыкылаган: маллар тиешенчә бәйләнмәгән килеш ташылган. Ветеринария кагыйдәләрен бозучы административ штрафка тартылган.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Казан - Нурлат юлында кизү вакытында мал тиреләрен ташыганда ветеринария законын бозу очрагын ачыклаган: тиреләр ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташылган. Кагыйдә бозучылар административ җаваплылыкка тартылган.  

 

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Аксубай районыннан Самара өлкәсенә 11 289 кг сөт ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: сөткә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле зат административ штраф түләргә тиеш була.

6 нчы октябрь көнне Яшел Үзән районындагы “Яңа тура” Технополисында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ярминкәдә тәкъдим ителгән продукция иң элек ветеринария тикшерүе узды. Сыйфатсыз яки тикшерелмәгән терлекчелек продукциясен сатмауны Яшел Үзән районы ветеринария белегчләре һәм Апас территориаль бүлеге инспекторлары контрольдә тотты.  

 

6 нчы октябрь көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кама Тамагы районы Затон бистәсендә 25 кг тавык ите сатканда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – балга тиешле ветериария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган, ит сату туктатылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International