5 нче октябрь көнне Адексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында юл транспорт хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә 19 берәмлек транспорт чарасын туктатып тикшергән. Тикшерү барышында ике тапкыр тиешенчә бикләнмәгән цистернада сөт ташу очрагы ачыкланган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.