6 нчы октябрь көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кама Тамагы районы Затон бистәсендә 15 кг бал сатканда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – балга тиешле ветериария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган, бал сату туктатылган.