Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Казан – Нурлат юлындагы постта Алексеевск районыннан Нурлатка сөт ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: сөт тиешенчә ябылмаган цестернада ташылган. Гаепле кешегә карата административ штраф турында протокол төзелгән.