2019 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Мәскәү-Уфа» М-7 автоюлының 777 нче чакрымында Чувашстан Республикасыннан ТР Казан шәһәренә ветеринария документларыннан башка сату өчен каралган 120 кг күләмендә сыер продуктлары ташу факты ачыкланды.
10 декабрьдә Казан-Ульяновск а/ю да Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары тарафыннан Тәтеш районы Турма авылындагы «Заря» ҖЧҖнән Апас районының «Молпромторг» ҖЧҖнә 2638 кг күләмендә чи сөт ташу кагыйдәләрен бозу фактын ачыклады. Әлеге факт буенча РФ КоАП 14.43 ст. 1 ө. административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.
8 декабрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылы территориясендә яшь мөгезле эре терлекне ветеринария документларыннан башка сатуның 7 очрагын ачыклады. Хокук бозучылар РФ КоАП 10.8 ст.1 ө. буенча административ җаваплылыкка тартылды. Сату туктатылган.
Халыкара инвалидлар көне безнең илдә дә халыкара җәмәгатьчелек тарафыннан билгеләп үтелә. Азнакай ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре дә бу чарадан читтә калмады. ⠀
6 декабрь көнне РДВО хезмәткәрләре икенче тапкыр Актүбә ш.т. б. интернат-йортында булдылар. Хезмәткәрләр тарафыннан җыелган акча хисабына тәм-томнар һәм җиләк-җимеш сатып алынган, җыелган әйберләр интернатка тапшырылган.
Бүген Тукай муниципаль районында кече ветеринария белгечләренең квалификациясен күтәрү буенча "Терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү” - дип исемләнгән ике атналык бушлай курслар башланды.
Узган атна дәвамында Түбән Кама районының барлык авыл җирлекләрендә муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләре катнашында гражданнар җыены узды.
2019 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Мәскәү-Уфа» М-7 автоюлының 777 нче чакрымында Чуашстан Республикасыннан Казан шәһәренә ярымфабрикатлар белән сатырга килүче автомобильдә билегеләнгән температура режимын үтәргә һәм теркәргә мөмкинлек бирүче чаралар белән җиһазландырылмаган факты ачыкланды.
2019 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Мәскәү-Уфа» М-7 автоюлының 777 нче чакрымында Чуашстан Республикасыннан ТР Мамадыш районына ветеринария документларыннан башка сыер ите ташу факты ачыкланды.
5 декабрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары ТР Югары Ослан районының Куралово авылы территориясендә 31 кг күләмендә казылык һәм ит эшләнмәләрен санкцияләнмәгән сату фактын ачыклады.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары тарафыннан а/ю М-7-Минзәлә, 1101 км «Кемпинг» автосервисы янында хайваннар ташу вакытында ветеринария законнарын бозган өчен РФ КоАП 10.6 ст.1 ө.буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.