2019 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Мәскәү-Уфа» М-7 автоюлының 777 нче чакрымында («Малиновка» СП) Башкортостан Республикасыннан Татарстан Республикасының Апас районына ветеринария документларыннан башка сигез баш эре мөгезле терлек күчерү факты ачыкланды. Гаепле зат КоАП 10.8 ст.2 ө. административ җаваплылыкка тартылды.