ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов эш сәфәре белән Югары Ослан районында булды

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Югары Ослан районының "Красный Восток-Агро" АҖнең "Макулово" терлекчелек комплексында булды.

Очрашу барышында катнашучылар мөгезле эре терлекләр лейкозын профилактикалау, яшь терлекләрнең сакланышын яхшырту мәсьәләләре, шулай ук районның терлекчелек үсеше перспективалары һәм сөт җитештерүнең рентабельлелеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International