Бүген Апас ветеринария берләшмәсендә эпизоотиягә каршы һәм санитар-профилактик чараларның үтәлеше турында хисап киңәшмәсе узды.
Киңәшмә Апас ветеринария берләшмәсе башлыгы Алмаз Гыйбадуллин җитәкчелегендә узды.
Чарада ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре, хуҗалыкларның баш ветеринария табиблары катнашты.
Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Татарстан Республикасы районнарында язгы эпизоотик чаралар үткәрелә, эшләрнең 75% башкарылган инде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, прививкалар ясау һәм тикшерү эшләрен апрель азагына һәм май азагына кадәр төгәлләргә кирәк.⠀
Шулай ук дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре коронавирус йогышы таралу куркынычы белән бәйле рәвештә үз-үзләрен изоляцияләү чорында биналарда, офисларда һәм урамнарда дезинфекция эшләренә җәлеп ителгән.