Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә профилактик һәм эпизоотиягә каршы чаралар планын үтәү буенча киңәшмә узды

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген видеоэлемтә режимында Баш ветеринария идарәсендә республиканың Идел аръягы зонасы районнары белән санитар-профилактика һәм эпизоотиягә каршы чаралар планын үтәү буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә узды.

Чарада ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе бүлекләре башлыклары, дәүләт ветеринария учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә барышында чаралар планын үтәү турында докладлар белән Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш ветеринария берләшмәләре башлыклары чыгыш ясады.

Киңәшмә ахырында Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов җыелганнарга республика территориясендә коронавирус йогышы белән авыру очракларына юл куймау буенча саклык чараларының катгый үтәлеше турында искә төшерде.

Исегезгә төшерәбез, коронавирус йогышы таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, ТР ветеринария берләшмәләре хезмәткәрләре биналарда, офисларда һәм урамнарда дезинфекция эшләрен алып бару буенча җәлеп ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International