Коронавирус пандемиясе чорында Татарстан ветеринария хезмәте штат режимында эшли. Хезмәткәрләрнең нибары 20% ы гына читкә күчкән. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы - ТР Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов хәбәр итте.
"Хезмәткәрләрнең 20% читтән торып эшли. Бу „Меркурий“ документларын язып баручы - бухгалтерлар һәм ветеринария хезмәткәрләре. Ветеринария табибларының калган өлеше эшли, Роспотребнадзор тарафыннан күрсәтелгән барлык чаралар да үтәлә. Хезмәткәрләр битлек кияләр, температураны үлчиләр, антисептиклардан файдаланалар һәм саклагыч киемнәр киеп йөриләр», — дип билгеләп үтте спикер.
Алмаз Хисаметдинов, ветеринария хезмәте вируслары белән эшләү яхшы таныш. Республика белгечләре элегрәк Африка дуңгыз чумасы һәм кош гриппы белән очрашкан иде.
«Татарстан имин төбәк булып тора, монда аеруча куркыныч йогышлв авырулар юк. Республикада мөгезле эре терлек лейкозы бар. Терлекләрнең 11% ы мөгезле эре терлек лейкозы белән зарарланган. Соңгы биш елда лейкоз белән йогышлау күрсәткечен ике тапкыр киметтек. Моннан биш ел элек бездә инфекцияле терлекләрнең 24-25% ы бар иде", - диде ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы.
Ул шулай ук республиканың ветеринария хезмәте терлекләрне елына ике тапкыр этаплап тикшерә, дип сөйләде. Бүгенге көндә белгечләр язгы эпизоотик чаралар үткәрә, 75% эш башкарылган инде.
Очрашу ахырында Алмаз Хисаметдинов коронавирус йогышы таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, республика ветеринария табиблары биналар, офислар һәм урамнарны дезинфекцияләү буенче җәлеп ителгән, дип искәртте.
«Безнең ветеринария табиблары, үзләренең төп эшләреннән тыш, коронавируска каршы көрәш кысаларында биналар һәм офислар, шәһәр һәм район урамнары дезинфекцияләүдә катнашалар. Республикада дезинфекция чаралары үткәрү өчен 77 дезинфекцияләү машинасы, 48 күчмә дезинфекция җайланмасы, 101 ранц сиптергеч һәм 134 тонна дезинфекция чарасы бар", - диде ул.