ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

18 нче февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге инспекторлары Мәскәү – Уфа юлында (Малиновка постында) 24 729 кг күләмендәге эшкәртелмәгән сөтне Чувашиядән Мамадыш районына ташыганда ветеринария кагыйдәләре таләпләрен бозу очрагына юлыга: терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринар белешмә булырга тиеш. Хокук бозган өчен, гаепле кеше штрафка тартылган.

18 нче февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары Буа районы территориясендә ветеринария белешмәләре булмаган килеш эре мөгезле терлек бозаулары белән сату итүне туктаткан. Гаепле затлар административ хокук бозган өчен штрафка тартылган.

 

16 нчы февраль көнне Мәскәү – Уфа юлында Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге инспекторлары 4 баш эре мөгезле терлекне ветеринария кагыйдәләрен бозып Чуваш Республикасына ташу очрагын теркәгән: маллар махсус таләпләр нигезендә бәйләнмәгән. Гаепле кешегә карата административ җаваплылык яный.   

Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылында эре мөгезле терлек бозауларын сатуда ветеринария кагыйдәләрен бозуны ачыклаган: малларга ветеринар белешмә булмаган. Маллар белән сәүдә итү туктатылган, гаеплегә штраф түләргә туры киләчәк.


17
февраль, 2018 ел
шимбә

Яр Чаллы – Әлмәт юлында “СПВК 14” постында Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары балны ветеринария белешмәләре булмаган килеш ташу очрагын ачыклый. Авыл хуҗалыгы министрлыгы законын бозган өчен штрафка тартылган.  

Баш ветеринария идарәсенең Саба территориаль бүлеге инспекторлары Балтач бистәсендә тиешле булмаган урында ветеринария белешмәсе булмаган килеш балык сату очрагын теркәгән. Сату туктатыла, гаепле штраф түләргә теш була.

Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Ютазы районындагы бер мәктәбендә ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерә. Тикшерү барышында кагыйдәләр бозылу очрагы ачыкланган: терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринария белешмәләре булмаган.

Алексеевск территориаль бүлеге ветеринар инспекторлары “Саескан тавы” постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә 18 төрле автотранспорт чарасын тикшерә. Аларның 9 ында ветеринария котролендә булырга тиешле йөк булган. Бер очракта, сөтне тиешенчә ябылмаган цестернада ташу очрагы ачыкланган. Таможня Союзы регламентын бозган өчен гаепле штраф түләргә тиеш була.

Алексеевск территориаль бүлеге ветеринар инспекторлары Аксубай районы ветеринария берләшмәсе белгечлшре белән “Аксубай” агрофирмасындагы  525баш эре мөгезле терлеккә элек салган туберклин нәтиҗәләрен тикшерде.


16
февраль, 2018 ел
җомга

16 нчы февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама бүлеге инспекторлары Мөслим районындагы  “Таврия-2” постында терлекчелек продукциясен ташучы автомобильләрне тикшерә. Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланмаган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International