18 нче февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары Буа районы территориясендә ветеринария белешмәләре булмаган килеш эре мөгезле терлек бозаулары белән сату итүне туктаткан. Гаепле затлар административ хокук бозган өчен штрафка тартылган.