Алексеевск территориаль бүлеге ветеринар инспекторлары “Саескан тавы” постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә 18 төрле автотранспорт чарасын тикшерә. Аларның 9 ында ветеринария котролендә булырга тиешле йөк булган. Бер очракта, сөтне тиешенчә ябылмаган цестернада ташу очрагы ачыкланган. Таможня Союзы регламентын бозган өчен гаепле штраф түләргә тиеш була.