ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2018 ел
җомга

16 нчы февралҗ көнне Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәре территориясендә тиешле булмаган урында терлекчелек продукциясе белән сәүдә итүне ачыклау максатынна рейд үткәрә. Рейд вакытында ветеринария кагыйдәләре бозу очрагы табылмаган.

 

Баш ветеринария идарәсенең Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә машиналарны тикшергәндә ит ярымэшләнмәләрен ташыганда кагыйдә бозуны ачыклый: ризыкка ветеринар белешмә булырга тиеш.

Яр Чаллы – Әлмәт юлында Әлмәт территориаль бүлеге ветеринар инспекторлары ит продукциясенә ветеринар белешмә булмавын ачыклый. Бу факт авыл хуҗалыгы министрлыгы Приказын тупас бозу дип санала. Гаепле штраф түләячәк.

Карабаш постында  Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары ит продукциясен ташыганда ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагына тап булган. Гаепле кешегә штраф түләргә кирәк булачак.

Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Ютазы районындагы белем бирү йортында ветеринар таләпләр үтәлешенә кагылышлы тикшерү үткәрде. Терлекчелек продукциясенә ветеринария белешмәләре булмау ачыкланган.

 

Бүген Чирмешән муниципаль районында Премьер-министр Алексей Песошин катнашында 2017 елга нәтиҗәләр ясау сессиясе узды. Сессия эшендә Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисамутдинов та катнашты.

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула-2” постында 1000 кг күләмендә диңгез балыгын ташу очрагын тикшерә. Ризыкка ветеринария белешмәләре булмавы ачыклана. Гаепле затка штраф түләргә туры киләчәк.

Нурлат шәһәренең урта белем бирү йортында ветеринар инспекторлар тикшерү үткәргән. Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагы табылмаган.

Алексеевск бүлеге ветеринар инспекторлары Нурлат районы Бурмәт авылында балалар бакчасын тикшерә. Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланган. Гаепле затка штраф каралган.

Саба бүлеге ветеринар инспекторлары Казан – Малмыж юлында колбаса эшләнмәләренә ветеринар белешмә булмавын ачкылый. Кагыйдәләрне бозучы штрафка тартыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International