16 нчы февраль көнне Мәскәү – Уфа юлында Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге инспекторлары 4 баш эре мөгезле терлекне ветеринария кагыйдәләрен бозып Чуваш Республикасына ташу очрагын теркәгән: маллар махсус таләпләр нигезендә бәйләнмәгән. Гаепле кешегә карата административ җаваплылык яный.