Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылында эре мөгезле терлек бозауларын сатуда ветеринария кагыйдәләрен бозуны ачыклаган: малларга ветеринар белешмә булмаган. Маллар белән сәүдә итү туктатылган, гаеплегә штраф түләргә туры киләчәк.